Мунча миллеге артыннан урманга киткән 85 яшьлек бабай кайда булган?
«Лиза Алерт Башкортстан» волонтерлары 85 яшьлек Нәҗип Зәйнуллинны эзләү турында сөйләде. Пенсионер июнь башында Мирный авылында югалган. Бабай урманга киткән дә өенә кайтмаган.
Борчылган туганнары ярдәм сорап волонтерларга пенсионер югалганнан соң 36 сәгать үткәч кенә мөрәҗәгать иткән. Волонтерлар халыктан сорашып, территорияне тикшереп, Нәҗип Зәйнуллинны эзләүгә юнәлгән. Эзләү иртәнге дүрткә кадәр дәвам итә һәм, бәхеткә, уңышлы тәмамлана.
Бабай курткадагы яктылык кайтаргыч полосалар ярдәмендә үләннәр арасында табыла. Югалган кешенең аягын көзән җыерган булган икән, ул үзе йөри алмаган. Көче булганда, Нәҗип абый елгадан су эчкән һәм үлән ашаган.
Өйгә волонтерлар һәм югалган пенсионер иртән генә кайтып җиткәннәр. Бусагада аларны бабайның шатланган гаиләсе, ашыгыч ярдәм һәм җылы мунча көтеп торган.
Фото: bash.news.ru