Шәхси балалар бакчасы хуҗасына сабыйның кычкырып елавы ошамаган.
Запорожьеда шәхси балалар бакчасы оештыручы хатын бер яшьлек кызны тынычландырырга омтылып, ирексездән аны буып үтерә. Сабый гомеренең соңгы минутларын күзәтү камерасы төшергән.
Фаҗига 29 май иртәсендә Шевченко районындагы өч бүлмәле фатирда була. Соңрак фатир хуҗасының һәм бизнесны оештыручының мондый төр эшчәнлекне алып баруга бернинди рөхсәте булмавы ачыкланды. Тәрбияче башта баланың бик елаганын, аннары аның косуын, аннары косыгына тыгылуын әйтә.
Күзәтү камераларындагы язуларның бер өлешен хатын юкка чыгарырга өлгергән, әмма калган берсе дә кызны үтерүдә шикләнү өчен җитә. Кадрларда хатын-кыз баланың авызына соска тыгуы һәм диванга салуы, аның йөзенә мендәр куеп торуы, ә аннары кызны башка бүлмәгә кертүе күренә.
Шикләнелүчегә кисәтү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.