+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 июнь 2020, 09:13

Хәнияле мәктәп еллары...

Татар һәм башкорт халык­ларының бөек җырчысыХәния Фәрхи исән булса,30 майда 60 яшьлек юбилеен билгеләгән булыр иде.

“Кызыл таң” гәзитенең якын дусты иде ул, әле март аенда ук редакция Нефтекама шәһәрендә аның Хәтер кичәсен зурлап үткәрергә җыенган иде. Әмма пандемия планнарны бозды, кичәбез соңгарак кичектерелде.
Җырчыбызның туган көнендә без аны зурлап искә алабыз. Аның рухына догалар укыйбыз, җырларын яратып һәм сагынып тыңлыйбыз, якыннарына һәм, иң беренче чиратта, газиз әнисенә, сабырлыклар телибез. Булганың өчен, җырларың өчен, киң күңелең өчен, тырышлыгың һәм максатчанлыгың өчен, Ходай биргән тавышыңны һич кызганмыйча халык белән бүлешкәнең өчен рәхмәт сиңа, Хәния! Туган халкың, Тәтешлең, дусларың сине онытмый.
Бүген исә без гәзит битләрендә Хәния Фәрхинең сыйныфташларының истәлекләрен урнаштырабыз.


Рушания Касыймова,
Нефтекама шәһәре:

— Искиткеч ачык йөзле һәм киң күңелле кеше иде ул безнең Хәния. Аңардан уңай энергия ташып тора иде! Лидер булып, үз артыннан башкаларны ияртә, табигый мөлаемлыгы белән үзенә тарта, карата белде.
Мәктәптә үткән “А ну-ка, девушки!”, “Көзге бал” чараларында катнаша һәм гел җиңеп чыга иде. Талантлы гына түгел, искиткеч чибәр дә иде бит ул.
Без бергә Бәдрәш урта мәктәбендә укыдык, 1977 елда 10нчы сыйныфны тәмамладык. Хәнияләр, Салаевка авылыннан йөреп укырга ерак бул­ганлыктан, интернатта яшәп укыдылар. Әмма интернатта куна калмыйча, еш кына авылына кайтып китә иде ул. Искиткеч тырыш иде, физика, математика кебек төгәл фәннәрдән көчле иде.
Соңыннан, үсеп җитеп, читкә тара­лышкач та, аралашып тордык. Һава­лылыкның, эрелекнең тамчысы да юк иде аңарда. Нефтекамада булган чагында концертларының берсен дә калдырмый бара идем. Сәхнә тутырып: “Бүген залда минем сыйныфташларым утыра!” — дип, исемләп атый иде. Үзе кул чаба, тамашачы кул чаба. Шулай үзенең данын безнең белән дә уртаклаша иде.
Хәтердә, берсендә Уфадан кайтырга автобус көтәбез. “Көньяк” автовокза­лы­ның ябылган чагы. Халык күп, транспорт юк, дигәндәй. Шунда, Алиясен ияртеп, Хәния килеп чыкты. Сөйләшеп сүз бетми, шулкадәр гади! Аның бөеклеге белән үзен эрерәк тотса да килешер иде, әмма ул андыйны бел­мәде, һәрчак ачык йөзле, гади булып калды.
Бөек җырчыны, татар сәхнәсенең Сандугачын югалту искиткеч авыр булды. Без исә якын дустыбыз, сыйныфташыбызны да югалттык. Кинәт кенә сүнгән шәм кебек булды ул, балкып яшәде дә көтмәгәндә генә сүнде дә куйды. Җаны җәннәттәдер, оҗмах бакчасының кошыдыр хәзер Хәниябез.

Рәвия Хаҗетдинова,
Екатеринбург:

— Хәния чын талант иде. Алдан тартучысы да, арттан этүчесе дә юк, гаиләдә ишле бала, барысына да үз көче, үз таланты белән иреште. Шунысы бар: мәктәптә укыганда җырлый белүе белән бер дә масаймады, мактанмады. Бик тә тыйнак, хәтта бераз оялчанрак та иде ул. Беркайчан да әрсез булмады. Әмма тапкыр сүзле, гадел иде.
Безне сигезенче сыйныфта укыганда комсомол кичәләренең берсен­дә гармун уйнавы белән шаккатырды ул. Музыка җиһазлары юк идеме икән, анысын ачык кына хәтерләмим, әмма биисе килә иде. Барыбызны да Хәния коткарды — кулына гармун алды да рәхәтләнеп биетте. Ул бел­мәгән көй юк, әле тегесен уйный, әле монысын! Без күңел булганчы биедек. Моңа кадәр бер дә шундый талантын белгерткәне юк иде. Масаеп йөрмәде, тыйнак иде. Артык сүз сөйләми, ки­рәксә — эшләп куя, конкрет кеше иде ул Хәния.
Без үзебез Бәдрәштән, ә алар авылларыннан килеп йөри иде. Көн саен биш-алты чакрым җәяү атлыйсы. Башка авыллар өчен интернат та бар, тик ятар сиңа анда Хәния, көтеп тор! Сыйныфташ малайларга ияреп, көн саен Салаевкасына кайтып йөри иде. Юллары урман аша үтә, ничек ул бүресеннән, башка хәвефеннән курыкмагандыр? Кайчак бураннан соң юлны көрт капласа, икенче дәрескә генә килеп җитәләр иде. Әмма килә­ләр, борылып кайтып китүче юк! Шул мәктәп юлларын чакрым арты чакрымны үтеп ныгыгандыр инде Хәния-нең характеры. Әнисе Фәния апа безнең әнкәйләр янына кереп йөри иде, “Бездә генә куна калсын, интегеп йөрмәсен иде Хәния!” — дип, әнкәй чакырып та карый, тик Хәния атлыгып кайтып китә иде авылына.
Сыйныфта ул Фәрдүнә исемле сыйныфташыбыз белән иң арткы партада — “Камчаткада” утыра иде. Яхшы укыды, аеруча математика, физика җиңел бирелә иде аңа.
Шулай ук бик тапкыр телле иде ул, сүз эзләп, кесәгә керми. Әйтә дә бирә! Беркайчан да кеше чәйнәмәде, тикшермәде. Бик матур итеп киенә иде. Ул вакытта кием дә юк, әмма аның арзан гына әйбере дә өстендә кып итеп утыра иде. Кирәк урынын тарайтып, кирәк өлешен кыскартып, киемнәрен менә дигән матур итеп эш­ләп куя иде ул, куллары алтын иде.
Мин Екатеринбургта яшәгәндә концерт белән килсә, ашкынып бара идем. Тамаша барышында чәчәк гөлләмәсе мендерәм, Хәния һәрвакыт: “Бу — минем сыйныфташым, туганым!” — дип, һәрчак тамашачыга сөйләп, елмаеп, кочаклап ала иде. Мактану, очыну дигән нәрсәләр бө­тенләй ят иде аңа.
Югалту бик авыр булды, әле булса афишалар күрсәм, баштан “Хәния килмиме икән?” дигән уй йөгереп үтә, аннары гына аның юклыгы искә төшә дә, күңелне әрнү сызып үтә. Авыр югалту...

Глүзә Мостафина,
Чиләбе:

— Сәхнә кешесен Ходай Тәгалә алдан ук матур итеп ярата торгандыр инде, чөнки аларга һәрвакыт халык арасында булырга кирәк бит. Хәния­без дә шундый чибәр, нәзәкатьле, зә­выклы иде. Ходай аны сәхнә өчен яраткан инде!
Хәер, дөресен генә әйткәндә, Хәниябез зур артист булып танылып, концертлар белән йөри башлаган елларда мин аптырап киттем, чөнки мәктәптә башкалардан әллә ни аерылып, җырлап йөргәнен хәтерләмим. Хорда җырлый идек инде, җыр дәресләрендә. Кая инде ул вакытта музыка мәктәпләре?! Бүгенге кебек мөмкинлекләр булса, иртә ачылыр, талантын иртәрәк күрсәтер иде.
Әмма ул вакыттагы мәктәп укучысына сәхнәләрдә җырлап йөрергә вакыт бар идеме? Иртә белән торып, ничә чакрым көрт ерып, яңгыр түгел, таш яуса да мәктәпкә барасы. Биш-алты дәрес укыгач, янә шул ук араны үтеп, кайтып җитәргә кирәк. Өйдә кырык эше көтеп тора — суын ташы, утынын керт, малын кара, дәрес әзерләргә соң гына вакыт кала. Гаиләләре дә бик ишле иде. Шуңа күрә Хәниябезнең артист булып китүе барыбыз өчен дә зур ачыш, зур шатлык булды. Алдына максат куеп, шул максатына ирешә алуы өчен бик шатмын.
Бик сөенә идем аның өчен, чөнки сәхнәгә юлы да җиңел генә булмады — урау юллар аша килде ул үзенең танылуына. Әмма килде! Чөнки аның характеры Салаевка урманнарындагы чыршы кебек ныклы иде. Балкып торган елмаюы артында күпме көч, тормышка сөю яшеренгән иде. Чиләбегә концертлар белән килгәч, букетларыбызны кабул итеп, үзебезгә багышлап җырлар башкарып китә иде.
Шулкадәр игътибарлы, кешелекле, кечелекле иде ул Хәния. Аның китүе — безнең сыйныф өчен, Тәтешле районы өчен генә түгел, бөтен татар өчен зур югалту. Исән булса, гөрләтеп 60 яшен уздырыр иде! Әнкәсе, балакайлары, ире, якыннарына сабырлык бирсен инде Ходай.

Фәйзелхан Шәйнуров,
Тәтешле:

— Һәр иртәдә, Салаевка авылыннан көрт ерып, Хөсәен, Исмәгыйльгә ияреп, ябык кына гәүдәле Хәния килер иде. Аларның юлы безнең Юде авылы аша үтә. Арып килсәләр дә, йөзе кояш кебек балкып тора, сине күреп, әллә каян сәламли! Беркайчан да төшенкелеккә бирелеп тормады ул, тапкыр телле иде, нинди генә хәлдән дә чыгу юлын таба иде, кем белән булса да килешеп, уртак тел таба иде! Нишләптер, менә әҗәлен генә күндереп, кире бора алмаган...
Минем әни мал табибы иде, башка авылларга чакыру булса, мине ияртеп бара, чөнки юл кара урман аша үтә, ялгызыңа шомлы. Салаевкага барсак, Хәнияләргә сугылмый калмыйбыз. Мин аның гармун уйнаганын шунда күрә идем. Бөтен гаиләләре белән бик талантлы иде алар, барысы да өздереп уйный иде гармунда! Әтисе Фәрхи абыйның бертуганы Малик абый да бик оста гармунчы иде. Җыр дәресеннән укыткан Җәмгыя апа бик ярата иде Хәнияне, ул аның талантын күргәндер инде. Юкка гына мәктәптән соң “артист булам” дип, Мәскәү тиклем Мәскәүгә чыгып китәр идеме?
Сыйныфташлар белән очрашуга Хәния берничә тапкыр кайтты, тик нәкъ ул кайткан елда мин бара алмыйча калдым, шулай итеп очрашу насыйп булмады. Аның каравы, Яңавылга концерт белән килсә, сәхнәдә очраша идек. “Сыйныфташым!” дип, җылы итеп кочаклап алыр иде. Мин озак еллар поезд йөрттем, “Фәйзелхан, синең белән минем гомерләр рельслар өстендә үтә инде!” — дип шаяртыр иде. Бик ачык, чиста күңелле иде Хәниябез.
...Авылдагы өйләре һаман тора әле. Әнисе Фәния апа исән, аңа Ходай сәламәтлек, сабырлык бирсен инде. Сабакташыбызның гомере кыска булды, шулай да исеме озак яшәр дип уйлыйм. Татар-башкорт эстрадасы тарихында аның мәңге югалмый торган үз урыны бар. Халык беркемнеке белән дә бутамый торган тавышы, моңы бар, исеме белән бергә йөри торган дәрәҗәсе, “Йолдыз” дигән исеме бар.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.
Читайте нас