+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 июнь 2020, 07:15

Яши генә башлаган иде...

Хәйбулла районының Макан авылында фаҗига булган.

Хәйбулла районының Макан авылында фаҗига булган.

Анда яңа туган бала үлгән. Тууына өч атна да булмаган баланың гәүдәсе иртә белән Гагарин урамындагы йортта табыла.

Хокук саклау органнарыннан хәбәр итүләренчә, балада күзгә күренеп торган тән җәрәхәтләре булмаган. Бәләкәч йоклаган вакытта тончыккан булуы ихтимал. Яңа туган малайның гәүдәсен белгечләр суд-медицина тикшеренүенә тапшырганнар.

Республикада мондый хәлләр ешаеп китте. Балаларга - гомумән, ә яңа туган нарасыйларга аеруча игътибарлырак булыгыз!

Фото: kp.ru
Читайте нас