8 июньдә Михаил Ефремов коточкыч юл-транспорт һәлакәте ясады, нәтиҗәдә фургон йөртүче Сергей Захаров һәлак булды.
Актер авария вакытында спиртлы эчемлекләр һәм шулай ук наркотик кулланган булган. Фаҗигадән соң, иртән ул үз-үзенә кул салырга теләгән, диләр.
Журналистлар хәбәр иткәнчә, артистны тоткарлау сузылу нәкъ менә шушы инцидент белән бәйле. Авариядән соң икенче көнне ул тикшерүчегә сорау алуга килергә тиеш була, әмма полициягә аны берничә сәгать көтәргә туры килә. Ефремовка ашыгыч ярдәм, хәтта психиатрия ярдәме бригадасын да чакырталар.
Суицидта шикләнүләргә сәбәп йолдызның муенындагы яра була. Бер фараз буенча, туганнары Михаилны аңсыз хәлдә һәм муенында яра эзе белән күрә. Артист үзе моны хәтерләми.. Алда аны психология-психиатрия экспертизасы көтә.
фото: kp.ru