+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 июнь 2020, 07:20

Тагын бала үлеме...

Кичә Башкортстанның Мишка районы авылларының берсендә фаҗига булды.

Кичә Башкортстанның Мишка районы авылларының берсендә фаҗига булды.

Иртән иртүк йортларның берсендә әти-әниләр бишектә үзләренең алты айлык баласының җансыз гәүдәсен тапкан. Бала тәнендә бернинди күренеп торган җәрәхәтләр булмаган.

Вакыйга урынына килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре бинаны караган һәм бала гәүдәсе янында яткан балалар туклануы банкасын алган. Үлгән сабыйны суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр.

Әле кичә генә республиканың икенче районында яңа туган сабыйның кинәт үлүе хакында язган идек. Ни хәл бу? Балалар кинәт үлә башлады...

Фото: omr.gov.ua
Читайте нас