+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 июнь 2020, 10:45

81 яшьтәге ирен... тоткан

Яшь ул бары тик паспорттагы сан гына. Түбәндәге вакыйга шуны тагын бер кабат раслый.

Яшь ул бары тик паспорттагы сан гына. Түбәндәге вакыйга шуны тагын бер кабат раслый.

Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск районында 81 яшьлек бабай хатынын кыйнаган өчен штрафка тарттырылган. Хатыны картайган ирен сөяркәсе белән тота.

Мәхәббәт драмасы болай була: 56 яшьлек пенсионер хатын төш вакытында өенә кайткан һәм чит хатын-кыз киемен күргән. Кием хуҗасы бу вакытта икенче катта йорт хуҗасы белән бергә булган.

Хатын сүзләренә караганда, берникадәр вакыттан соң икенче каттан аның ире төшкән һәм кычкырып аны өйдән куа башлаган. Аннары диванга егып, башына берничә тапкыр суккан һәм буарга маташкан. Кыскасы, бу ханым дәваханәгә эләккән.

Дәваланудан соң ул судка мөрәҗәгать итәргә була. Аның фикеренчә, ир белән хатынның гамәлләре аңа әхлакый һәм физик газаплар китергән. Кыйналганнан соң, аның муены, кулы авырта, ул озак вакыт мануаль терапевтта дәвалана. Моннан тыш, аңа психологик травма да ясала: ул йокысызлыктан интегә, тормышы һәм сәламәтлеге өчен курка. Пенсионер сүзләренчә, әхлакый газаплар иренең аны сөяркәсе алдында кыйнаганын искә төшерүдән көчәя.

Өлкән яшьтәге йөремсәк иргә хатынын кыйнаган өчен 7 мең сум штраф салалар. Әлеге карар нигезендә зыян күрүче судка әхлакый зыян компенсациясе турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать итә. Ул үзенең газапларын 60 мең сумга бәяли. Суд ирне хатынына 15 мең сум түләргә мәҗбүр иткән.

Әйткәндәй, бу аның өченче хатыны булган.

Фото: mk.ru
Читайте нас