Дус кызларын коткарам дип...
Ике үсмер батып үлгән.
Ике үсмер батып үлгән.
9 июньдә кичке якта Пермь өлкәсенең Коса авылындагы елгада 2004 һәм 2005 елда туган ике малай батып үлгән.
15 яшьлек үсмернең дуслары социаль челтәрләрдә кайгы уртаклаша. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.
Фаҗига булган көнне 30 градус эссе була. 15-16 яшьлек сигез үсмер елгага су коенырга бара.
«Безнең бистәдә ике комлык бар. Алар икесе дә рәсми түгел, анда коткаручылар да юк. Кешеләр анда су коенырга, балык тотарга бара. Елгада агым бик көчле, андагы агымга эләксә, олы кешегә дә чыгу кыен», — дип сөйли авыл халкы.
Үсмерләр суга керәләр, ләкин аларны агым алып китә. Бер кыз бата башлый, үсмерләрнең берсе моны күрә һәм коткарырга ашыга. Кыз исән кала, үсмер батып үлә. Тагын бер 15 яшьлек малай батып үлә. Үсмерләр ярга чыккач, батучы малайларга ботаклар сузып карыйлар, тик ярдәм итә алмыйлар. Аларны агым алып китә.
Кечкенә авыл өчен бу бик зур фаҗига. Алар барысы да бик кайгырыша. Малайларның берсенең мәетен әле дә тапмаганнар, диелә хәбәрдә.
Фото: intertat.ru
Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident