+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 Июня 2020, 07:15

Газ шартлаган

Казандагы җир өсте газ саклагычында шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм яраланучылар бар.

Казандагы җир өсте газ саклагычында шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм яраланучылар бар.

Бу хакта ТАСС хәбәр итте.
"12 июнь көнне 22 сәгать тирәсендә “Газпром сыекландырылган газ" җәмгыятенең Казан базасында җир өсте газ саклагычында 100 кубометрлы сыекландырылган газ цистернасы шартлады. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булды һәм өч кеше зыян күрде", - диде агентлык әңгәмәдәше.
Шартлаудан соң янгын чыккан, аңа дүртенче катлаулылык дәрәҗәсе бирелгән. Бу янгынның ифрат куркыныч булуын һәм башка сыешлыкларга таралу куркынычы барлыгын аңлата.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенең һәм экологларның хәбәрләренә караганда, шартлаудан соң һавага зарарлы матдәләр таралуы ачыкланмаган.

Фото:МЧС.
Читайте нас