Баланы өйдә ялгызын бикләп калдыру шундый фаҗигагә китерә.
Калуга өлкәсендә 8 яшьлек малайны бер үзен генә өйдә калдырып киткәннәр. Өстеннән бикләп калдырылган бала берничә көн фатирда ялгызы гына яшәгән. Аннары малай бишенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән һәм исән калган.
Бала башта балкон тәрәзәсеннән карап тора. Шула чакта ул дусларын күрә һәм урамга чыкмакчы була. Ишек бикле булгач, малай бишенче кат биеклегеннән сикереп төшә. Имгәнгән баланы дәваханәгә озатканнар. Хәзер аның хәле тотрыклыланган.
Соңрак ачыкланганча, баланың әнисен ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Малай әтисе белән генә яши. Ләкин әти кеше берничә көн элек башкалага акча эшләргә дип чыгып киткән. Малайны өстеннән бикләп калдырган.
Хәзер бу хәлне районара прокуратура тикшерә, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк.
Фото: intertat.ru
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident