51 яшьлек хатын кызына суррогат ана булырга риза булган.
Америкада яшәүче пар — Аарон һәм Бриана күп еллар бала турында хыялланган. Тик аларның балага узу омтылышлары - берничә катлаулы операция, 8 тапкыр ЭКО ясату уңышсыз тәмамланган. Тулы гаилә булуга өмет өзелде, дигәндә, ярдәмгә Бриананың әнисе килә. 51 яшьлек хатын кызының гаиләсен саклап калу өчен суррогат ана булырга ризалык бирә.
Бриана бу дулкынландыргыч тарих, никадәр сынаулар һәм авырлыклар үтәргә туры килүе турында Инстаграмдагы битендә язган.
“Йөклелекне әниең белән уртаклашу — ул уникаль һәм гаҗәеп тәҗрибә. Ана кешенең үз баласы өчен барысына да әзер булуын күрсәтүнең бер үрнәге...” — дип сөенече белән бүлешкән ул.
Сабый ноябрь аенда туарга тиеш.
Фото:medaboutme.ru