+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 июнь 2020, 08:55

Бала алдында - эротик тамаша!

Салават шәһәреннән бер яшь әни күңелсез җәнҗалга эләккән.

Салават шәһәреннән бер яшь әни күңелсез җәнҗалга эләккән.

Ул үзенең гәүдәсен танышулар сайтында турыдан-туры эфирда күрсәткән. Бу эротик тамашаны аның кечкенә баласы карап торган.

25 яшьлек хатын начар ысул белән акча эшләргә булган. Зур булмаган суммага ул гәүдәсен монитор аша ир-атларга күрсәтә, итәген күтәрә яки күкрәген ача. Бала әнисенең үз-үзен тотышын гына түгел, ә аңа язылган язуларны да күргән. Ә ир-атлар мондый сайтларда сүзләрне сайлап тормый.

Трансляция азагында бу хәлдә оят нәрсә күрмәгән хатын дустына алган акчаларны алкогольгә тотачагын хәбәр итә.
Кыскасы, баланың күрәселәре алда әле.

Фото: bash.news.ru
Читайте нас