Аларның берсе әлегә табылмаган.
Байкал аръягы краенда Онон елгасында бата башлаган 15 яшьлек кызны коткарганнар.
Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе хәбәр итте.
Әлеге хәл дүшәмбе, 15 июнь кичендә булган. Туганнары компаниясе белән әлеге кыз яр буенда ял иткән. Су коену вакытында үсмер чоңгылга эләгә һәм бата башлый, аңа якын гына булган туганнары һәм өч балыкчы ярдәмгә ташлана. Нәтиҗәдә кызны коткарып кала алганнар, әмма 45 яшьлек хатын-кыз һәм 41, 58 һәм 64 яшьлек өч ир-ат һәлак булган.
Ир-атларның гәүдәләрен инде тапканнар, аларны судмедэкспертизага җибәргәннәр, хатын-кызның гәүдәсен эзләү дәвам итә.
Фото:ТАСС.