+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 июнь 2020, 06:55

Мунчага кергән дә...

Башкортстанның Федоровка районында яшәүче бер адәм актыгы кыз бала юынган мунчага үтеп кергән.

Башкортстанның Федоровка районында яшәүче бер адәм актыгы кыз бала юынган мунчага үтеп кергән.

Һәм анда 12 яшьлек балага ташланган... Бичараны алып тәрбияләгән әнисе полициягә гариза язган. Аның сүзләренә караганда, кызын мунчада мәсхәрәләгәннәр.

56 яшьлек хатын полициягә 12 июнь кичендә мөрәҗәгать иткән. Ул хокук сакчыларына моңа кадәр өч сәгать алдан 37 яшьлек күршесенең мунчада кызга карата «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» кылуын белдергән. Кызга нибары 12 яшь, ул әле өченче сыйныфны гына тәмамлаган.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүчене табып, аны Тикшерү комитетына китерә. Көчләүче исерек хәлдә булган. Быел ир инде урлашу өчен хөкем ителгән. Ләкин бер хөкем карары гына җитмәгән, күрәсең...

Фото: mk.ru
Читайте нас