+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 июнь 2020, 05:35

101 үзбәк әсире батырлыгы

Бөек Ватан сугышы вакытында Үзбәк­стан ССРыннан булган әсир төшкән 101 солдатны фа­шист­лар тарафыннан окку­пация­ләнгән Голландиягә махсус поезд белән алып килгән­нәр. Анда, “Амерсфорт” үлем лагеренда, Геббельс сценарие буенча гади үзбәкләр немец армиясенең рухын күтәрү-дә мөһим роль уйнарга тиеш була. Ләкин бу планнары тормышка ашмый.

Бөек Ватан сугышы вакытында Үзбәк­стан ССРыннан булган әсир төшкән 101 солдатны фа­шист­лар тарафыннан окку­пация­ләнгән Голландиягә махсус поезд белән алып килгән­нәр. Анда, “Амерсфорт” үлем лагеренда, Геббельс сценарие буенча гади үзбәкләр немец армиясенең рухын күтәрү-дә мөһим роль уйнарга тиеш була. Ләкин бу планнары тормышка ашмый.
Голландиягә маллар ташу өчен махсус поезд белән йөзләрчә совет солдатын китерәләр. 101 үзбәк кешесе – болар барысы да мең кешелек Сәмәрканд эшелоныннан исән калучылар. Үзбәкләр Смоленск янында соңгы граната һәм патронга кадәр сугышалар һәм үзебезне­келәр ягына чигенергә карар кылалар. Таныш булмаган урман һәм кырлар буйлап йөреп, салкын һәм ачлыктан интек­кән хәлдә алар чолганышка эләгәләр.
Аларны бүтән әсирләр кебек баракка түгел, ә чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган ачык һава астындагы аерым җиргә урнаштыралар. Бу тоткыннарга мөнәсәбәт “үзенчәлекле” була: аларны бөтенләй диярлек ашатмыйлар, иң авыр эшкә җибәрәләр, ә соңыннан күсәк һәм приклад белән кыйныйлар. Нацистлар аларны үзара “untermenschen” (кеше түгел) дип атыйлар. Башка әсирләр бу совет солдатларына ни өчен шундый мөнәсәбәт булуына аптырыйлар.
Фронтта немецларның хәлләре шәптән түгел һәм Гитлер нәрсәдер эшләргә куша. Мәскәү өчен хәлит­кеч сугыш алдыннан немец сол­датларының рухын күтәрергә ки­рәк, алар Смоленскины көч-хәл белән алдылар. Фашистлар бер ай эчендә тулы дәүләтләр алган, ә монда ике айдан артык вакытка тоткарланып калдылар.
Һәм шул вакытта Германиянең пропаганда министры Йозеф Геббельс контрастта уйнарга һәм дошманны кызганыч итеп күрсәтергә карар кыла. Ул бәләкәй генә икмәк кисәге өчен совет солдатлары бер-берсен өзгәләве турында зур булмаган ролик төшерергә уйлый.
Махсус рәвештә хәрби әсирләр арасыннан Урта Азия кешеләре сайлап алына. Әсирләрдә кеше рәве­ше калмасын өчен, аларны хайвани халәткә кадәр төшерергә дигән максат куела... Һәм аларга – ач җанвар­лар көтүенә, ризык ыргытырга.
Кайбер мәгълүматлар буенча, тарихи мәлне кино тасмасына төшерүгә Геббельс үзе дә килгән.
Күпмедер вакыттан соң лагерьга зур чиннар, ә алар белән бергә Германиядә иң яхшы кинооператорлар һәм режиссерларның тулы бер отряды килә. Яктылык, камера, мотор! Үзбәкләрдән ерак түгел периметр буйлап озын буйлы, чибәр, аксыл чәчле, зәңгәр күзле, мода журналы тышындагы кебек арилеләр тезелеп баса. Алар кара тәнле, талчыккан, ач әсирләр белән идеаль контрастта була. Шунда ук машина килеп туктый, офицер багажнигын ача. Шуннан инде яңа гына мичтән чыккан, күпереп пеш­кән икмәк исе тарала. Бу искә хәтта тук немецлар да төкерекләрен йота.
Бу җирәнгеч идеянең кульминациясе кинокамера астында берничә көн ашамаган, ач әсирләргә икмәк ташлау... Бу Рейхның бөек фильмы булырга тиеш, “ярымхайваннар” икмәккә ташланалар, бер-берсен тешләре белән өзгәлиләр. Немец солдатлары өчен бу бик гыйбрәтле материал булырга тиеш: “Сез аларны кызганмаска тиеш. Болар кеше­ләр түгел!”
...Ләкин барысы да алар уйламаганча килеп чыга. Ташланган икмәк җиргә төшә, аны әсирләр арасыннан иң яше килеп иелеп ала. Кабер тынлыгы урнаша. Ул сак кына икмәкне күтәреп, өч тапкыр үбә, иң изге әйберне маңгаена терәтеп ала, аннары әсирләрнең иң өлкәненә бирә. Шуннан соң үзбәкләр түгәрәк­ләп тезелеп, көнчыгыштагыча аякларын бөкләп утыралар да, Сәмәрканд туендагы пылау кебек, икмәк кисәген чылбыр буенча тапшыра башлыйлар. Һәркем бер кисәк сындырып ала, аны кулында җылыта, аннары, күз­ләрен йомып, ашыкмыйча гына ашый. Ашап беткәч барысы бергә “Худога шукур” (Аллаһка шөкер) дип дога кыла.
Немецлар ачуыннан һәм ярсуыннан нишләргә белми. Уңышсыз эксперименттан соң барлык 101 үзбәк солдатын да бик каты кыйныйлар. Героик йөзлектән 1942 елның ап­реленә кадәр 77 кеше исән була, аларны башка лагерьга күчерү сылтавы белән урманга алып барып атып үтерәләр. Аларның соңгы сүзләре җыр, Ватан турындагы җыр була. Алар аны туган телләрендә горур һәм кычкырып җырлыйлар, дога кылалар...
Бу уңышсызлык шулкадәр хурлык була ки, Рейх документларында бернинди дәлилләр дә калмый. Немецлар бу вакыйга турында истәлек­ләрне юкка чыгарганнар. Голландия журналисты торгызган күңелсез дәлилләр генә саклана, ә Әнвәр Иргашев һәм Юлия Медведовская бу тикшерү буенча “101” дигән китап яза.
20 ел элек, Голландия журналис­ты Ремко Рейдинг Русиядә берничә ел эшләгәннән соң Амерсфортка кайткач, дустыннан ерак түгел урнашкан совет хәрби зираты турында ишетә.
“Мин гаҗәпләндем, чөнки мо­ңарчы аның турында беркайчан да ишеткәнем юк иде, – дип сөйли Рейдинг. – Мин зиратка бардым, шаһитлар эзли һәм архивлардан материаллар җыя башладым”.
Шул көннән башлап ул үзенең киң колачлы тикшерүен башлый һәм “Амерсфорт” концлагеренда Үзбәк­станнан хәрби әсирләр батырлыгы турындагы яшерен серләрне ача.
Бу тарихны Голландиядә укучы Үзбәкстанның танылган эшкуары Зафар Һашимовның улы ишетә. Ул әтисен 9 май белән котлый һәм бу тарих турында яза. Һашимовны улының хикәясе бик нык тетрәндерә, ә күпмедер вакыттан соң эшкуар белән язучылар Әнвәр Иргашев һәм Юлия Медведовская очрашалар. Тиздән алар чынбарлыкка нигезлән­гән “101” романын яза. Китап әлегә зур булмаган тираж белән басыл­ган.
101 үзбәк сугышчысы батырлыгына багышланган нәфис фильм да төшерү планлаштырыла. Тиешле карарга Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев кул куйды. Илнең иң яхшы сценаристлары инде сценарий өстендә эшләргә керешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, фильм 2020 елда зур экраннарга чыгачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.
Читайте нас