+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 июнь 2020, 07:25

Аю өстерәп урманга алып кереп киткән

Кызганычка каршы, хатынны коткара алмаганнар.

Кызганычка каршы, хатынны коткара алмаганнар.

18 июньдә Сахалинда аю өлкән яшьтәге ханымга аның дачасында һөҗүм итә.

Бер фараз буенча, шушында яшәүчеләр хатынның ярдәм сорап кычкырганын ишеткән, ләкин бакчаларда нигездә өлкәннәр яши, кораллары юк, шуңа да тыкшынмаганнар.

Икенче фараз буенча, тавышка якындагы станциягә баручылар йөгереп килгән. Алар тавышланып аюны корбанын ташларга мәҗбүр итәргә тырышкан. Тегесе башта ташлый, кешеләр янына борыла, ә аннары тагын пенсионерны эләктереп, урманга алып китә.

«Аны коткара алмадык. Тавыш та куркытмады», - дип сөйли шаһитлар. Хатын алган җәрәхәтләрдән үлә.

Районга полицейскийлар, коткаручылар һәм Холм урманчылыгы хезмәткәрләре килә. Ерткычка засада оештыралар һәм нәтиҗәдә атып үтерәләр. Пенсионерга һөҗүм иткән аю яшь булып чыга - аңа өч-дүрт елдан да артык түгел. Урындагы халык хайванны узган елдан ашатып үстергән. Шуңа да ул кешеләрдән курыкмаган.

Фото: iddp.ru
Читайте нас