Уфада Мазовлар балаларының берсенең гәүдәсен тапканнар Малайның гәүдәсен балыкчы күреп калган. UfacityNews.ru хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнарындагы версияләрнең берсе буенча, мәет Мазовларның югалган улларының берсе булырга тиеш. Расланмаган мәгълүматларга караганда, әнисе аны таныган инде. БР Тикшерү комитетында әлегә бу мәгълүматны шәрехләмиләр, экспертиза уздыру зарурлыгына басым ясыйлар. Исегезгә төшерәбез, гаилә узган елның көзендә юкка чыккан. Хатыны белән талашканнан соң, 37 яшьлек Артем Мазов белән аның ике баласы: 8 яшьлек Илья һәм 5 яшьлек Слава юкка чыккан. Аларның автомобилен соңрак Калинин районында елга буенда табалар. Тикшерүчеләр моңа кадәр Мазовларның исәнме-түгелме икәнен төгәл әйтә алмадылар.