Башкортстанда 22 яшьлек Диана Бохәрмәтова һәм 32 яшьлек Евгений Масленниковны эзлиләр.
Аларны «Отклик» отряды волонтерлары эзли башлады. Билгеле булганча, гашыйклар 3 июньдә Стәрлетамакта югалган. Ул вакытта кыз белән егет өйләреннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Шул вакыттан бирле туганнары аларның кайдалыгын белми. Ир-ат медицина ярдәменә мохтаҗ, дип билгеләп үтелә.
Диананың буе 168 см, озын кара чәчле, кара күзле.
Юкка чыгар алдыннан кызның нәрсә киюе билгеле түгел.
Евгенийның буе 172 см, кыска сары чәчле, соры-зәңгәр күзле.
Әгәр сез Диана һәм Евгенийның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, 898710601 яки 02 телефоннарына шалтыратыгыз.