+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 июнь 2020, 08:35

Уфа мэриясе алдында тезләнгәннәр...

Әлеге кешеләр нәрсә таләп итә?

Әлеге кешеләр нәрсә таләп итә?

Шота Руставели урамындагы 5нче йортта яшәүче сигез кеше Уфа мэриясе каршында тезләнгән. Шул рәвешле алар шәһәр хакимияте һәм шәхсән Өлфәт Мостафинның игътибарын йорт ихатасындагы нокталы төзелеш проблемасына юнәлтергә һәм 34 катлы йортны төзүне туктатырга тели.

Биредә яшәүчеләр йорт яны территориясен сакларга тырышулары турында әйтә, ә яңа объект аларның йортларыннан нибары 11 метр ераклыкта урнашырга тиеш. Элегрәк алар 34 катлы бина урынына парковка күрергә теләүләре турында белдергән иде. Җәмәгатьче Иван Апаев хәбәр иткәнчә, халык Уфан шәһәр Советы бинасы каршында «Носков кит, Путин булыш» шигарен тотып тезләнгән.

Алар тәмугның 7 даирәсен узган, әмма түрәләр, төзелеш территориясе закон буенча бирелгән, дип, халык белән элемтә урнаштырырга омтылып та карамаган. "Ә ни өчен бу йортта яшәүчеләрнең үз йорт яны территориясе һәм балалар мәйданчыгы юк. Ни өчен төзелеш туктаусыз хәтта төнен дә алып барыла? Прокуратура органнары кайда? Ни өчен төзелеш хәтта тикшерү чорында да туктатылмый?" - ди Апаев.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас