+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 июнь 2020, 10:25

107 кешене яшен суккан

Алар кырда эшләгән булганнар.

Алар кырда эшләгән булганнар.

Һиндстанда шул кадәр кеше бер көн эчендә яшен корбаны булды, дип хәбәр итә ТАСС.
Яшен разрядлары Көнчыгыш Бихар штатының 83 кешесен һәлакәткә китергән, тагын 24 кеше Уттар-Прадеш штатында вафат булган. Күпчелек корбаннар кырда эшләгән булганнар. Яшенле яңгырларны җәйге муссон алып килгән. Җирле хакимият бу көннәрдә яшен аркасында хәвефле хәлләр булу ихтималлыгы турында игълан итсә дә, күпләр моңа колак салмаган. Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм алар матди ярдәм алачак, дип вәгъдә итте.
Әйткәндәй, 13 июньдә Новосибирск өлкәсендә бер үк көнне ике кешене яшен сукты. 1972 елгы ир-ат балык тотканда, икенче кеше яшен яшьнәгәндә урам буйлап барганда вафат була. 19 июньдә Санкт-Петербургта яшен сугудан алты яшьлек малай һәлак булды.

Фото: АиФ.
Читайте нас