+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 июнь 2020, 19:10

Үтерелгән балалар белән хушлаштылар

Бүген Уфада Илья һәм Слава Мазовлар белән хушлаштылар.

Бүген Уфада Илья һәм Слава Мазовлар белән хушлаштылар.
Аларны үз әтиләре елгага батырган дигән фараз бар.
Узган ял көннәрендә югалуларына 8 ай дигәндә балаларның җәсәдләре табылган иде. Өлкән сигез яшьлек малайның мәетен Калинин районындагы "Речные зори" шифаханәсеннән ерак түгел табып алалар, ә кечесенең гәүдәсе Уфаның Дим районында Козарез утравы тирәсендә табыла.
Сигез ай эчендә суда гәүдәләр тулысынча диярлек таркалган, шуңа күрә балаларны бары тик киемнәреннән генә таныганнар. Тикшерүчеләр бертуганнарның мәетләрен, үлем сәбәпләрен билгеләү өчен, судмедэкспертизага җибәргән.
«Кече яшьтәге кешеләрне үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тик менә әтиләрен – 38 яшьлек Артем Мазовны әлегә кадәр табып булмый. Әлегә кадәр ирнең батып үлгәнме яки исәнме икәнлеге билгесез.
- Бүген малайларны җирләделәр, соңгы юлга хөрмәт белән озаттык, - дип сөйләгән «Комсомолка»га малайларның апасы.
Фото: kp.ru
Читайте нас