+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 Июня 2020, 15:00

Үзен үлгән дип игълан иткән

Гадел хөкемнән качар өчен ул шундый адымга барган.

Гадел хөкемнән качар өчен ул шундый адымга барган.

Башкортстан прокуратурасы 41 яшьлек кешегә гаепләү карары чыгарды.

Ир аеруча зур күләмдә караклыкта гаепләнә. Җинаятьчене ике ел эзләгәннәр, чөнки ул үз үлемен "уйный" алган.

Бу буталчык тарих 2016 елның мартында ук башлана. Ир Дуван районында кредит кулланучылар кооперативы җитәкчесе булып тора, анда ана капиталын рәсмиләштерергә булыша башлый. Әлеге хезмәт белән 44 кеше кызыксына, алар ирнең үтенече буенча Пенсия фондыннан акча кергәнче 17 миллион сум акча күчерә. Әмма җинаятьче финансларны үз ихтыяҗларына тотынган.

Шулай ук ир караклык ысулы белән - 7,5 миллион сум, ә аннан соң тагын 11 миллион сум акча урлаган. Билгеле булганча, ул, республикада яшәүчеләрнең ышанычына кереп, 37 миллион сум акча кулга төшергән.

Җинаятьчене эзләү ике ел дәвам итә. 2017 елда ир үзенең суга батуын инсценировкалый, шуңа күрә озак вакытлар эзләүдә була.

Фото: bashnews.ru
Читайте нас