+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 июль 2020, 10:30

Баланы комга күмеп куйганнар

Ул шунда тончыгып үлгән.

Ул шунда тончыгып үлгән.

Фаҗига 30 июньдә Анапада булган. Ул көнне ирле-хатынлы пар һәм өч кечкенә бала диңгез буенда ял иткән.

Әти-әнисе кызынган арада, балигъ булмаган балаларның берсе абыйсы белән казыган чокыр төбенә кергән - шул вакыт аның өстенә ком ишелеп төшкән.
Икенче фараз буенча, балалар бер-берсен комга күмеп уйнаган.

Абыйсы ярдәмгә әти-әнисен чакыртса да, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитсә дә, баланы коткарып кала алмаганнар.

Фаҗига нәтиҗәсендә ул вафат булган. Тикшерүчеләр саксызлык аркасында үлем факты буенча эш кузгаткан.

Фото: ru.depositphotos.com
Читайте нас