Кызганычка каршы, икенчесе фаҗига белән тәмамланган. Язмыш белән болай шаярырга ярамый да соң...
2 июль көнне Мәләвездә Сапог күлендә фаҗига булган. Өч ир-аттан торган компания күл ярына ял итәргә килгән, әмма икесен маҗараларга тарткан...
Спиртлы эчемлекләр белән "җылынганнан" соң ике дус күлнең икенче ярына йөзеп чыгарга карар кыла, әмма юл уртасында бата башлыйлар. Башка ял итүчеләр аларга ярдәмгә ташлана һәм судан чыгара. Уңышсыз йөзүчеләр бераз ял итә, шуннан соң берсе яр буйлап китә, ә икенчесе янә суга керә. Бу юлы аны коткарып калып булмый – бәхетсез төпкә китә.
Вакыйга урынына коткаручыларны чакырталар, алар яр буена килеп җиткәндә үк суда батучы ирне күрәләр. Аны шунда ук коткаралар – бу теге егетнең иптәше булып чыга. Исерек ир, коткаручыларны күреп, алар янына тизрәк йөзеп барырга булган.
Аннары коткаручылар аның дустының җансыз гәүдәсен алып чыга...
Фото:pixabay.com