+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 июль 2020, 07:55

Кунакка кайткан балалар янып үлгән

Картәниләре белән бергә.

Картәниләре белән бергә.

30 июньдә Түбән Новгород өлкәсендәге авылда шәхси йортта янгын чыккан. Утны сүндергән вакытта коткаручылар дүрт кеше мәетен тапкан.

Коткаручыларга янгын турында иртәнге сигездә хәбәр итәләр. Алар килгәндә бөтен йорт янып торган була. 54 квадрат метр мәйдандагы өйдән хәрабәләр генә кала. Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 1960 елда туган хатын-кыз, аның 2009, 2015, 2018 елда туган оныклары янып үлгән. Хәзер судмедэкспертиза билгеләнгән.

Лариса әби ялгызы яшәгән. 34 яшьлек кызы Анна ире һәм өч улы белән Түбән Новгородта яши. Июнь башында ире Аннаны һәм балаларны әбиләре янына кайтара, үзе китә. Авыл халкы Анна да, Лариса әби дә гадәти кешеләр булуын, эчмәвен, әбинең тәмәке тартуын әйткәннәр.

Анна ут капкан йорттан чыгып калырга өлгергән. «Ул төтен исен сизгән, чолан ишеген ачкан, анда ялкын булган. Үзе су белән сүндереп маташкан, ләкин ут дөрләп кенә киткән. „Янабыз, килегез“, - дип кычкырды. Бу вакытта балалар йоклаган, ә әби йөри дә алмый», — дип сөйли авыл халкы.

Балаларның һәм әбинең мәетләрен диванда тапканнар.

Фото: intertat
Читайте нас