+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 июль 2020, 10:46

Мәхәббәт бәхетле итәме?

Ана күңеле юкка шомланмаган.Сугыштан соңгы еллар була бу. Халыкның дәһшәтле чордан соң бераз тамагы туя башлаган, күңелендә якты киләчәккә өмет уянган, җиң сызганып яңа тормыш төзибез дип эшләгән мәле.

Ана күңеле юкка шомланмаган.

Сугыштан соңгы еллар була бу. Халыкның дәһшәтле чордан соң бераз тамагы туя башлаган, күңелендә якты киләчәккә өмет уянган, җиң сызганып яңа тормыш төзибез дип эшләгән мәле.


Фәридә белән Яхъяны бер-берсенә чын сөю хисләре бәйли. Беренче тапкыр кичке уенда карашлары очрашканнан бирле алар мәхәббәт утында яна. Озын-озакка сузмый, җитәклә­шеп авыл Советына барып язылышып кайталар да, бергә яши башлыйлар. Зур булмаган туй мәҗлесе үткәреп алырга да мөмкинлек табыла.
Яхъяның әтисе сугышта хә-бәрсез югалган, авырудан әллә ни мантымаса да, әнисе хә-леннән килгәнчә йортын гөл итеп тота, аның уңганлыгы хакында күрше-күлән сокланып сөйли. Улы килен алып кайткач, и сөенә инде Хәдичә! Үлә калсам, улымны башлы-күзле итеп тә өлгерә алмыйм дигән куркуларыннан, ниһаять, арына ана. Киленнең дә менә дигәнен сайлаган бит улы! Кулы бар эшкә дә килешеп тора Фәридәнең: ашарга пеше-рүгә оста, мал-туар карау рәтен дә белә. Йөзе ягымлы, теле йомшак, күңеле саф бу баланың.
Шулай тату гына яшәп китә алар. Фәридә башка хатын-кызлар кебек колхоз эшенә чыга. Ул чакларда күмәк хуҗалык­лар­да, нигездә, кул көче бит: китмән белән чүп үләннәренә каршы көрәшү, урак белән иген уру, кул белән сыер саву. Яшь килен бер эштән дә куркып тормый, һәркайсын җиренә җиткереп башкара.
Бер ел сизелми дә үтеп китә. Яшь гаиләнең беренче сабыйлары дөньяга аваз сала. Декретта утыру дигән гадәт тә юк әле ул елларда. Фәридә дә улын дөньяга китереп берничә көн үткәч тә эшкә чыга. Ире дә көне-төне эштә. Механизаторлар әзерләү курсларында укып кайтканнан соң, аңа колхозга кайткан өр-яңа комбайнны ышанып тапшыралар. Ә Фәридә бригадир кушуы буенча чөгендер басуында чүп утый. Сабые, Рәшитен кайнанасы карап тора. Бәхеткә, чөгендер басуы авылдан ерак түгел, таудан төшәсе дә елга аша чыгасы. Бер арада Фәридә кайтып улын имезеп килә.
Бу көнне кояш аеруча нык кыздыра. “Давыл алдыннан шулай кыздырадыр бу”, – дип хәвеф­ләнеп сөйләнә чөгендерче хатыннар. Төш вакыты җиткәч, барысы да басу читендәге әрә-мәлек күләгәсенә утырып, тамак ялгап алырга җыелыша. Фәри­дәнең генә күңеле нигәдер шомлана. Офыкта күренгән кара болытлар килеп җиткәнче авылга сабыем янына кайтып урасам яхшы булыр иде дигән уй җа­нына тынгылык бирми. “Кайтсаң, бар, ашык! – дип куәтли аның сүзен ахирәте. – Балаң елап тавышсыз калгандыр инде”.
Фәридә чәен тиз генә уртлый да юлга чыга. Таудан йөгереп дигәндәй төшә, елга ярына ничек килеп җиткәнен дә сизми кала. Ул кояшның аяусыз кыздыруы! Башындагы яулыгын чәй эчкән җирдә онытып калдырган икән Фәридә, маңгаеннан агып төш­кән әче тире күзләренә төшеп әрнетә, күлмәге аркасына ябышкан. Ярый әле иске көймәләрнең берсе урынында. Хатын тиз генә кулына ишкәкләрне алып, дулкыннар белән ярышып авылга таба ашыга.
Ашап тормый, бер йотым чәй генә капкан яшь ананың кинәт кенә хәле бетә, күз аллары караңгылана, аңы томалана. Бар ихтыяр көчен җыеп ничек кенә тырышса да, ул ярга кадәр чыгып җитә алмый, куллары җеп кебек асылынып төшә, идарәсез калган көймәне дулкыннар үз иркенә бөтереп ала...
Фәридәнең көймәдәге җансыз гәүдәсе елга агымы белән шактый ерак китеп өлгергән була. Аны күрше авыл балыкчылары күреп эләктереп ала. Мескен яшь ана кояш сугудан һәлак бул­ган дип фаразлыйлар.
Киленен җирләгәч, кечкенә оныгын тәрбияләү тулысынча диярлек җиденче дистәсен ваклаучы Хәдичә өстенә төшә. Кайгы кемнедер бөгеп салса, икенче берәүләрне чыныктыра диюләре хак, күрәсең, сәламәтлеккә туймый йөргән Хәдичә оныгы хакына кулыннан килгән барысын да эшли, үзен кызганып утырырга бер генә минут та вакыты калмый. Башы колхоз эшеннән кайтып кермәгән Яхъя сөекле Фәридәсе урынында бер хатын-кызны да күз алдына китерә алмый. Бары улы Рәшит беренче сыйныфка төшкән елны авылларына эшкә җибәрелгән зәңгәр күзле, ягымлы йөзле укытучы кызны күргәч кенә күпьеллык хәсрәтле йокысыннан уянгандай була, күңелен каплаган авыр болытлар пәрдәсе аша беренче тапкыр өмет нурлары үтеп керә. Сынауларны сынмый күтәргән ир-егеткә, ниһаять, язмыш мәр-хәмәт күрсәтә, ул янә гаилә кору бәхетенә ирешә, ә үз әнисеннән ике айлык сабый булып калган Рәшит өчен беренче укытучысы хәстәрлекле, ягымлы әнигә әверелә.
Читайте нас