+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 июль 2020, 07:00

Авырулар сугышкан, берсе үлгән...

Мәскәү дәваханәләренең берсендә пациент палатадагы күршесен ходункилары белән үтергәнче кыйнаган.

Мәскәү дәваханәләренең берсендә пациент палатадагы күршесен ходункилары белән үтергәнче кыйнаган.

Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте Русия Тикшерү комитетының башкала бүлеге вәкиле Юлия Иванова.
Хокук саклау органнары ачыклаганча, ике пациент та онкологик авырулардан дәваланган.
"Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2020 елның 3 июлендә 1946 елгы ир Мәскәүнең төньягындагы шәһәр дәваханәләренең берсендә дәваланганда палатадагы күршесен ходункилар белән тукмаган ", - диде Иванова.
Ярдәм күрсәтүгә карамастан, зыян күрүче үлгән.
Тикшерү комитеты "Сәламәтлеккә каза күрүченең үлеменә китергән авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Билгеләп үтелгәнчә, суд кыйнаучыны сак астына (йорт тоткыны) куйган.

Фото: РИА Новости.
Читайте нас