+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 июль 2020, 06:45

Халык күз алдында үз-үзен үтергән

Узган кич Уфада Интернациональ урамында бер ирнең җансыз гәүдәсен тапканнар.

Узган кич Уфада Интернациональ урамында бер ирнең җансыз гәүдәсен тапканнар.

Аның янында буш "Яндекс" автомобиле тора. Такси ачык ишекләре белән эшләп утырган. Узып баручылар полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

Вакыйга урынына килгән тикшерү-оператив төркем бу вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый. Шаһитларны сораштырганнан соң, таксистның үз-үзенә кул салганлыгы билгеләнә.

Һәлак булучының бу урында тукталуы, автомобильдән чыгуы һәм үзен үтерүе мәгълүм. Моны берничә шаһит күргән. Тиздән ир-атның тормышта проблемалары, шул исәптән бурычлары күп булуы ачыклана. Әлеге факт буенча тикшерү дәвам итә.

Фото: bashnews.ru
Читайте нас