+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 Июля 2020, 07:00

Баласын кер юу машинасында әйләндергән

Свердловск өлкәсендә бер хатын яңа туган баласын кер машинасына салып юган иде.

Свердловск өлкәсендә бер хатын яңа туган баласын кер машинасына салып юган иде.

Ул гаебен тулысынча таный һәм яңа туган баласын ничек үтерүен сөйли. Аның 2, 4 һәм 14 яшьлек өч баласы бар инде. Надежда дүртенче баласын өйдә, табиблар ярдәменнән башка гына таба. Анда шок халәте була. Надежда баланы кер юа торган машинага салып чайкый. Нарасый һәлак була.

«КП-Екатеринбург» район судының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, хөкем карарына берничә фактор йогынты ясаган. Беренчедән, Надежда гаебен тулысынча таный, шул хакта гариза язып килә. Икенчедән, аның өч баласы бар, иң кечесенә 2 яшь.

"Надежда ике елга ирегеннән мәхрүм ителә, ул җәзаны колония-поселениедә узарга тиеш. Суд бу хатынның балигъ булмаган балалары булуын исәпкә алган. Надежда җәзасын кече баласына 14 яшь тулгач үтәячәк», — дип аңлатканнар судта. Шулай итеп бу хатын унике елдан соң гына ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

Фото: kp.ru
Читайте нас