Бабайны “акча” биреп талаганнар.
Мишкә районы полициясенә Митрәй авылында яшәүче 65 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Ул үзен “алдадылар”, дип зарланган.
Зыян күрүче сүзләренчә, көпә-көндез аның янына: “Кош-корт сатарга ниятең юкмы?” - дип, ят кеше килгән. Пенсионерның нәкъ менә ике әтәче була һәм ул аларның һәрберсен 800 сумга бирергә ризалаша. Теге ир бәя белән килешкән һәм биш меңлек купюра белән түләгән. 3400 сум “сдача” һәм ике әтәчне алып, ят кеше китеп барган.
Сатып алучы киткәннән соң, йорт хуҗасы үзен ялган купюра белән алдауларын ачыклаган, кәгазъ акчага "билет банка приколов" дип язылган булган. Полиция караклык факты буенча җинаять эше ачкан.
Фото: keosan.com.ru