+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Июля 2020, 07:05

Аңа нибары 13 яшь иде...

6 июльдә Бөре янында Агыйдел елгасында фаҗига булган.

6 июльдә Бөре янында Агыйдел елгасында фаҗига булган.

Халык күз алдында 13 яшьлек кыз батып үлгән. Шаһитлар коткаручыларны чакырткан.

Гадәттән тыш хәл турында тагын бер хәвефле хәбәр республиканың Караидел районыннан килгән. Анда Караидел елгасында моторлы ике көймә бәрелешә. Судагы транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше - 38 яшьлек ир һәм биш яшьлек бала зыян күргән.

Урында тикшерүчеләр эшли, дип хәбәр итәләр.

Фото: kp.ru
Читайте нас