Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче хатын песи тырнаганнан һәм шул яраны песие ялаганнан соң вафат булган.
Бу хакта урындагы "Нerald Sun" басмасына таянып, РИА Новости хәбәр итә.
80 яшьлек ханымның туганнары сөйләвенчә, табиблар аның организмында бактериаль менингит китереп чыгара торган pasteurella multocida бактериясен тапкан. Ә ул бактерия песиләрдә була икән.
Пенсионер тугыз көн комада ятып үлә.
Биредәге дәваханәләрнең берсенең йогышлы авырулар буенча директоры Линдси Грейсон, хуҗалар үз песиләренә ачык яра салуга юл куймаска тиеш, дип белдерде. Шулай ук иммун системасы какшаганнар бу хайваннардан бөтенләй читләшергә тиеш, дип кисәтә ул.
Фото: автор.