Башкортстанда коточкыч авариядә яшь хатын һәлак булган.
Магнитогорск-Ира автоюлында «Киа Спектра», каршы як полосага чыгып, «Патриот» УАЗына бәрелә. Бәрелүдән ике автомобиль дә җимерелә. Шаһитлар ярдәмгә ташлана – алар коткаручыларны һәм юл полициясен чакырта, тик соң була. Чит ил машинасы шоферы алган җәрәхәтләрдән үлә, ә безнең ил автомобилендә килгән гаилә пары имгәнүләр ала. Аларны якындагы дәваханәгә илтәләр. Һәлакәт факты буенча тикшерү башланган: ЮХХДИ хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.
- Без нәкъ менә «Киа» артыннан трасса буйлап бардык. Ике тапкыр машина тыелган урында узарга чыкты. Ике тапкыр уңыш аның ягында булды, ә өченчесендә - фаҗига. Коточкыч күренеш, һаман да тынычлана алмыйм, - дип искә ала бер шаһит.
Һәлак булган хатын Сибайда яшәгән 35 яшьлек Люция булып чыга. Ул күптән түгел автомобиль сатып алган һәм моның белән бик горурланган булган.
Хатынның 10 яшьлек улы калган.