Уфаның Киров районында чак кына коточкыч фаҗига булмаган.
7 июльдә, кичке алтыда Уфаның гражданнар яклау идарәсенә шалтыратканнар. Шаһитлар йорт кәрнизендә сабый утыруын хәбәр иткән.
Коммунистик урамында урнашкан торак йортның алтынчы катында ачык тәрәзәдә кечкенә бала утырган. Шалтыраткан шаһит сабыйның кәрниздә караучысыз калуы хакында хәбәр итә. Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр килеп җитә.
Бәхеткә, баланың кайдалыгын гаиләсе вакытында күреп алган. Сабыйны тәрәзәдән алалар, ә коткаручыларга шалтыраталар. Шулай да гаиләгә хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгән.
Бу юлы фаҗига булмый калды. Балаларны ачык тәрәзә янында калдырмаска кирәклеген барысы да төшенсен иде. Москит челтәрләре дә бик мәкерле. Аларга таянган ничә баланың гомере өзелде!
Фото: mk.ru