+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 июль 2020, 11:55

Аюлар шашты...

Аларның берсе яшь хатынны ботарлаган.

Аларның берсе яшь хатынны ботарлаган.

Красноярск ягының Енисей районындагы Байкал бистәсе янында аю хатын-кызга һөҗүм иткән. Фаҗига 9 июльдә булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, балалы гаилә турбазада ял иткән. Әниләре ялгыз гына Урман күле буенда йөрергә чыгып китә. Шунда аңа ерткыч ташлана.

Беренче булып ярдәмгә ире килә, ашыгыч ярдәм чакырта. Зыян күрүчене дәваханәгә алып баралар, тик ул юлда вафат була. Урынга тиз арада тикшерү-оператив төркем чыга һәм шунда ук аюны эзләү башлана.

Искәртеп узабыз: быел шул яктагы торак пунктларга чыккан биш аюны атканнар инде. Төньяк Енисей районында аю балалар мәйданчыгына керә. Икенче ерткычны Красноярск аэропорты янындагы бакчачылар күрә...

Фото:ruheroes.ru
Читайте нас