Ул хокук сакчысын бүләкләргә җыеналар.
Санкт-Петербургның Калинин районында бер йортта карт әби тәрәзәдән егылып төшә. Аны аста полиция хезмәткәре тотып кала.
Мәгариф проспектындагы бер йортта яшәүчеләр, борчылып, полициягә шалтырата. Алар икенче кат тәрәзәсендә торган әбине күреп ала. 89 яшьлек карчык менә-менә тәрәзәдән егылып төшәргә тора. Урынга берничә минут эчендә полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Нәкъ менә шул чакта әби егылып төшә.
«Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре 89 яшьлек әбине аста тотып алырга өлгерә. Карчыкны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар. Аның хәле "уртача авырлыкта" дип бәяләнә. Әби хәзер дәваханәдә ята. Бәхеткә, полиция хезмәткәре ярдәм итеп өлгерә, юкса, карчык җитди имгәнгән булыр иде», — ди Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча баш идарәсе вәкиле.
Әбине коткарган 43 яшьлек прапорщик Евгений Беляковның әбине тотып калганда кулы имгәнә. Карчык полиция хезмәткәре кулына килеп төшкәндә аркасын бәргән.
Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча баш идарәсенең җитәкчелеге полиция хезмәткәрен бүләкләү турында карар кабул иткән, диелә бу хәбәрдә.
Фото: https://pixabay.com
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/14-07-2020/t-r-z-d-n-egylyp-t-shk-n-89-yashlek-bine-astagy-ir-at-totyp-algan-5756209