Кичә Башкортстанның Куергазы районында фаҗига булган.
Яңа Мораптал — Түлгән автомобиль юлында Ырынбур өлкәсенең 75 яшьлек кешесе рульдә булган «Нива» автомобиле борылышта юл читенә чыгып очкан.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлә. Аның янәшәсендә булган хатыны җәрәхәтләнми.
Аларның бер туганнарын җирләргә кайтып барган булганлыклары билгеле...
Фото: bashnews.ru