Бу хәл Баймакта булган.
Автобус зур тизлектә янып киткән. Анда пассажирлар да булган.
Видео шаһитларның камералары объективына эләккән. Аларның сүзләренә караганда, гадәттән тыш хәл якшәмбе базарыннан ерак түгел килеп чыккан.
Кичке биштә автобус автовокзалдан чыгып, Баймак - Ургаза маршруты буенча юл ала. Салонда җиде пассажир булган. Бәхеткә, алар барысы да вакытында эвакуацияләнә.
Фото: bashnews.ru