Кичә Мәләвездә коточкыч хәл булган.
Көчле эсселек йогынтысында урамда бер ирнең хәле начарлана, ул аңын югалта башлый. Аңа ярдәмгә очраклы үтеп баручы ташлана – аны үз машинасына утыртып, якындагы дәваанәгә алып китә. Кызганычка каршы, ир машинада вафат була.
Ул Мәләвездә яшәүче 61 яшьлек Алексей булып чыккан. Көчле эсселек аркасында кан басымы күтәрелеп, өянәге башланган. Аның улы Иван белдерүенчә, ир сәламәтлегенә зарланмаган.
Бу гаиләдә икенче фаҗига – июль башында Иван автоһәлакәттә хатынын югалткан һәм хәзер бу эш буенча суд бара.
- Алексей бик яхшы, мәрхәмәтле кеше иде, - дип хәтерли аны танышлары.
Фото: mk.ru