Ф. Гаскәров исемендәге ансамбль артисты Кирилл Антропов 21 июльдә Санкт-Петербургта һәлак булды.
Ул биеклектән егылып төшкән. Ансамбль менеджментында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта аның гәүдәсен туган ягына алып кайту мәсьәләсе хәл ителә, гаиләгә һәртөрле ярдәм таләп ителә.
Уфалы Эльвира Бикмәтова "Facebook"тагы битендә Кириллның гәүдәсен кайтаруны оештыруда ярдәм итү һәм аны җирләү өчен акча җыю турында хәбәр итте.
"Дустымның улы фаҗигале рәвештә һәлак булды... 23 яшь, Ф. Гаскәров исемендәге ансамбль солисты. Матур һәм талантлы. Егет Питерга ялга киткән иде, ә аны 9нчы кат тәрәзәсеннән ташлаганнар. Йөрәк кысыла...
Аның әнисе - пенсионер. Тиз арада гәүдәсен Уфага алып кайту һәм җирләү өчен акча кирәк. Сбербанк картасына акчаны апасы телефоны номеры буенча күчерергә мөмкин: 8 927 087 09 07 (Ольга Юрьевна В.)", - дип язган ул.
Фото: bashinform.ru