+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 август 2020, 05:05

Гәүдәләре фатирда дүрт көн яткан

Башкортстанның Белорет шәһәрендәге фатирларның берсендә өлкән яшьтәге ир белән хатынның гәүдәләре табылган.

Башкортстанның Белорет шәһәрендәге фатирларның берсендә өлкән яшьтәге ир белән хатынның гәүдәләре табылган.

Мәетләрне 26 июльдә тапканнар. Вакыйга урынында үлүчеләрнең 60 яшьлек ир һәм 56 яшьлек хатын булуы ачыкланган.

Аларда криминаль характердагы яралар табылмаган. Гәүдә таркалу дәрәҗәсе буенча экспертлар алар фатирда дүрт көн буе яткан, дигән нәтиҗә ясаган.

Торакны тикшергән вакытта криминалистлар шикле аракы шешәсе тапкан һәм тикшерү өчен алган. Бер фараз буенча, өлкән яшьтәге ир белән хатынның агуланулары мөмкин.

Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен аларның гәүдәләре суд-медицина экспертизасына җибәрелгән.

Фото: mk.ru
Читайте нас