Йортлар, каралты-куралар, коймалар, машиналар җимерелгән, агачлар юлларга ауган, электр линиясе чыбыклары өзелгән.
Киров өлкәсенең Югары Кама районында коточкыч давыл булган. Лойно авылында булган гарасат фотолары «Типичный Киров» төркемендә чыкты.
Көчле җил торак йортларны, каралты-кураларны, коймаларны, машиналарны җимергән. Карт агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән. Йорт хайваннары һәм кош-корт үлгән, бакчадагы үсемлекләр авып беткән. Бәхеткә, кешеләр арасында имгәнүчеләр юк.
"Город Киров" сайты хәбәр иткәнчә, бәла-каза вакытында бик күп хайван имгәнгән, көтүдән кайтмыйча югалган терлекләр дә шактый.
«Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып киткән, тавыкларның күбесе үлгән, шактые югалган», — дип яза шаһитлар.
Тулырак:https://intertat.tatar/news/incident/01-08-2020/k-rshe-t-b-kt-davyl-ber-avylny-imerep-beter-yazgan-5760699
Фото: https://vk.com/etotkirov