4 августта Сочиның Дагомыс бистәсендә 11 яшьлек малайга ике кыргый аю һөҗүм иткән. Бала һәлак булган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, арендага алынган участокта фирма җитәкчелеге ике аю тоткан вольер урнаштырган. 4 август кичендә малай бикләнмәгән металл капка аша уза һәм вольер янына килә. Нәтиҗәдә, хайваннар балага һөҗүм итә.
Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары малайның алынган җәрәхәтләрдән үлүен билгеләгән.
Җинаять эше кузгатылган, тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Аюларны атып үтергәннәр.