+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 август 2020, 17:10

Сабый әнисенең үлгәнлеген аңлатырга тырышкан

Унынчы каттагы ачык тәрәзә янындагы биш яшьлек баланы узып баручылар һәм күршеләр күреп ала.

Унынчы каттагы ачык тәрәзә янындагы биш яшьлек баланы узып баручылар һәм күршеләр күреп ала.

Бала кычкыра һәм уенчыкларын аска ташлый. Бу урынга коткаручылар килә. Баксаң, малайның әнисе вафат булган икән, ә әтисе өйдә булмаган.
Бу хәл кичә Ульяновскида теркәлгән. Ульяновск өлкәсе прокуратурасында аңлатуларынча, хәзерге вакытта вакыйга факты буенча прокуратура тарафыннан тикшерү үткәрелә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, гаилә имин, баланың әтисе вахта ысулы белән эшли, коткаручылар килгән вакытта ул өйдә булмый. Янгын сүндерүчеләр махсус техника һәм баскыч ярдәмендә унынчы кат балконына күтәрелә. Сабыйны өйдән алып чыгалар.

- Коткаручылар фатирга күтәрелгәндә малай диван янында уйнаган, ә аның әнисе диванда яткан булган, - диләр Ульяновск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. – Ашыгыч ярдәм урынына килгән белгечләр ананың ике сәгать элек үлгәнен билгели. Малайны коткаручылар табибларга тапшырган, ә икенче машинада баланың әнисенең гәүдәсен алып киткәннәр.

Фото:ufa1.ru
Читайте нас