+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 август 2020, 14:15

Тапкан да ташлаган

Уфада полиция хезмәткәрләре бала тудырган һәм подъездга ташлап киткән хатынны эзли.

Уфада полиция хезмәткәрләре бала тудырган һәм подъездга ташлап киткән хатынны эзли.

Полициягә бу хакта урындагы кешедән хәбәр килгән. Ир яңа туган баланы подъезд баскычында тапкан, дип белдерә.

"Вакыйга урынына шунда ук полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Кызчыкны дәваханәгә салганнар. Хәзер полиция хезмәткәрләре сабыйның әнисен эзли", - диләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Сабыйның сәламәтлеге тотрыклы дип бәяләнә.

"Кыз үзе сулый. Киләсе атнада аны реанимациядән яңа туган балалар патологиясе бүлегенә күчерү планлаштырыла", - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас