+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 август 2020, 11:19

Мәчесе өчен үч алган

Күршең үзеңнән дә яхшырак булсын, ди халык. Тик менә һәркемгә дә мондый бәхет елмаймый шул. Тормыш булгач, ике күрше арасында нинди генә низаглар килеп чыкмый! Менә 71 яшьлек карт, мисал өчен, 54яшьлек хатын-кызны мәче өчен үтергән.

Күршең үзеңнән дә яхшырак булсын, ди халык. Тик менә һәркемгә дә мондый бәхет елмаймый шул. Тормыш булгач, ике күрше арасында нинди генә низаглар килеп чыкмый! Менә 71 яшьлек карт, мисал өчен, 54
яшьлек хатын-кызны мәче өчен үтергән.

Бу шаккатарлык хәл Белгород өлкәсендә теркәлгән. 71 яшьлек карт яраткан мәчесенең югалуында күршедә яшәүче хатын-кызны гаепләгән, гәрчә тегесе үзенең бу эшкә катнашлыгы юк икәнен әйтсә дә, ышанмаган.

Берничә көн теш кайрап йөргәннән соң, мәче хуҗасы, эчеп алгач, күршесенә кергән. Үзе белән ау мылтыгын да эләктергән. Мескен хатын-кыз күкрәгенә терәп атудан исән кала алмаган, әлбәттә.

Үтерүчене мәрхүмәнең улы җинаять урынында тоткан. Бүген кансыз картка карата хөкем чыгарылган да инде. Ул 11 ел гомерен рәшәткә артында каты режимлы колониядә үткәрәчәк.

Фото: stihi.ru
Читайте нас