+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 август 2020, 08:45

Биш көн инде хәбәре юк...

Уфада 11 яшьлек Рамил Волжанин югалган.

Уфада 11 яшьлек Рамил Волжанин югалган.

Аны эзләү турындагы мәгълүмат "Лиза Алерт" волонтерлык хәрәкәтенең социаль төркемендә пәйда булды. Билгеле булганча, малай 10 августта юкка чыккан. Аның турында инде бишенче көн бернинди хәбәр юк.

Волонтерлар баланың өйдән чыгып китүен һәм югалуын хәбәр итә. Эзләүне малайның даими медицина ярдәменә мохтаҗ булуы да катлауландыра.

Югалган көнне Рамил кара футболка, зәңгәр спорт чалбары һәм яшел курткада булган. Баланың кайда икәнлеге сезгә билгеле булса, 102 яисә 8-800-700-54-52 номерлары буенча шалтыратуны сорыйлар.

Ә Мәләвез районының Нөгеш авылында 20 яшьлек Елизавета Тетюшкина гаип булган. Кыз кичә көндез өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле аны беркем дә күрмәгән. Эзләүләргә "Лиза Алерт" оешмасы волонтерлары һәм полиция хезмәткәрләре кушылган.

"Элемтәгә 15.00 сәгатьтән соң (13 августта) чыгудан туктады. Велосипедта үзе генә йөрергә чыгып киткән иде. Бәлки, күрүчеләр бардыр. Хәбәр итегез, зинһар! Бөтен авыл эзли ", - дип яза кызның якыннары.

Елизавета Тетюшкинаның кайдалыгы турында белүчеләрнең барысын да "Лиза Алерт" номерына (8-800-700-54-52), бердәм ашыгыч хезмәткә (112), яки полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Фото: bashnews.ru
Читайте нас