Башкортстанның Калтасы районында мунчада ис газы белән агуланудан үлгән 9 яшьлек кыз турында бүген хәбәр иткән идек.
Аның белән бергә мунчада әбисе дә булган. 63 яшьлек ханымны дәваханәгә салырга өлгерәләр, әмма ул икенче көнне шунда үлә. Зыян күрүчеләрне туганнары барып тапкан – алар озак вакыт кайтмый торгач, барып карарга булганнар...
Ике кешенең үлем факты буенча тикшерү башланган.
"Вакыйга урынын карау уздырылды, кирәкле эксперт тикшеренүләре билгеләнде, шаһитлардан сораштырулар үткәрелә, гаиләнең торак-көнкүреш шартлары өйрәнелә, булган хәлләргә этәрә торган башка сәбәпләр һәм шартлар ачыклана", - ди тикшерүчеләр.