+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 август 2020, 16:55

"Әти белән әни газапланып үлделәр"

Коронавирустан харап булган парның ике баласы калган.

Коронавирустан харап булган парның ике баласы калган.

Чиләбе өлкәсендә гаилә парының үлеме турында мәрхүмнәрнең улы Александр сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, әнисе дәваханәдә чиратта үлгән, аны компьютер томографиясенә алып килгән булалар. Өч көннән соң реанимациядә әтисе дә үлгән. Улларыннан тыш, парның балигъ булмаган кызы калган, аңа да "коронавирус" диагнозы куелган.

«Минем әти-әнием газаплы үлем белән үлделәр, ярдәмне көтеп ала алмадылар», — дип сөйли Александр.

«Әти, бик начар хәлдә булса да, әнине үзе дәваханәгә алып китте. Ярдәм итегез, дип үтенүенә карамыйча, аларны чиратта тоталар. Әни шунда ук егылып үлә. Шунда ук әтине тикшерергә булалар. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, үпкәләренең 90 проценты зыян күргән. Өч көннән соң ул Магнитогорскида реанимациядә үлде», — дип хәбәр итә Александр.

Александр үзизоляциядә, ул Прокуратурага, "Роспотребнадзор"га, өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгына, шулай ук Президент исеменә гаризалар юллаган, дип хәбәр итә URA.RU.

Фото: mk.ru
Читайте нас