+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 август 2020, 19:05

Могҗиза дими, ни дисең...

Сабыйның бәхете бар икән.

Сабыйның бәхете бар икән.
Белореттан кечкенә Полинага "Золгенсма" инъекциясе сатып алу өчен акча җыю игълан иткәннәр иде.
Яшь ярымлык бала җитди авырудан - арка мускул атрофиясеннән (СМА) интегә. Волонтерлар дәвалануга бик зур суммада акча җыялар иде, ләкин Полинага бәхетле очрак ярдәм итте.
Препаратның бер инъекциясе 155 миллион сумнан артык тора. Мондый сумма Белоретта яшәүче гаилә өчен бик зур, шуңа күрә волонтерлар Полинага ярдәм итәргә ашыкты. Ләкин акча җыюның кирәге дә булмый.

Швейцария фармацевтика компаниясе Novartis AG "Золгенсма" препаратын түләүсез бүлү программасын эшләтеп җибәрә. Полинаның әти-әнисе уңышны сынап карарга карар кылган һәм программада катнашуга гариза биргән. Бәйсез комиссия жирәбә сала, һәм әҗәл даруы нәкъ менә Полинага эләгә. Шул ук көнне акча җыю туктатыла.
Гаилә һәм хәйрия оешмасы авыр хәлгә битараф калмаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерәләр. Җыелган акчаларның нәрсәгә тотынылачагы турында волонтерлар соңрак хәбәр итәчәк.
Фото: bash.news.ru
Читайте нас